«Туган телем – иң матур тел!»: әдәби кичә (12+)

18 февраль көнне 17 нче санлы китапханә Халыкара туган тел көненә багышланган «Туган телем – иң матур тел!» дигән әдәби кичә уздырды. Алып баручы балаларны әлеге бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырды, бүгенге көндә дөньяда күпме тел барлыгы турында сөйләде һәм катнашучыларны үз халкыңның гына түгел, ә башка милләтләрнең дә мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә ихтирамлы булырга чакырды.
Укучылар башкаруында Г. Тукайның «Туган тел», И.С. Тургеневның «Русский язык» һ.б. шигырьләре яңгырады. «Адашкан хәрефләр», «Мәкальне дәвам ит», «Бер сүз белән ата» лингвистик уеннары барышында балалар телне белүдә үз сәләтләрен, тапкырлыкларын, зиһенен күрсәтте һәм, зур сүзлек запасы булсын өчен, китап күп укырга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр. Китапханәче аларга үз телләрен сакларга һәм чүпләмәскә дигән теләкләрен җиткерде. 
Чара «Туган телдә сөйләшик!» дигән презентацияне карау белән тәмамланды.

Поделиться: